news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сатуга хәләл йомырка чыгарыла

Яңа продукт “Yaratelle” бренды белән сатыла

  (Казань, 17 декабря, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда хәләл йомырка чыгара башладылар. Яңа продукт “Yaratelle” бренды белән сатыла.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәресенә “Ак Барс” ХК кошчылык комплексының Лаеш филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, предприятие көн саен 1 млн 620 мең данә йомырка җитештерә, шуның 20 проценты – хәләл.

Предприятие технологларына хәләл йомырка җитештерү өчен тавыкларны ашату рационын яңадан карап чыгарга туры килгән. Кошларга катнаш азык (балык һәм хайван сөякләре оны) ашатмыйлар. Хәзер тавыклар бары тик үсемлекләрдән ясалган азыкка күчте.

Яңа товар экологик чиста тартмада сатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot