Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда сатучы 10 мең сум акча өчен вәхшиләрчә үтерелгән
Үтерүдә шикләнелгән зат тоткарланган
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда полиция хезмәткәрләре кибетче хатын-кызны үтерүдә шикләнелгән 32 яшьлек Илнур Абдуллинны тоткарлаган.
Балтачта кибеттә сатучы булып эшләүче 52 яшьлек хатын-кыз 8 ноябрьдә үтерелгән. Бу җинаятьтә шикләнелгән затны Әлмәттә тоткарлаганган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
Һөҗүм ясалу турында полициягә кибетче үзе хәбәр иткән. Ул, билгесез ир-ат З.Космодемьянская урамындагы кибеткә керде, ике тапкыр пычак белән кадады һәм кассадан 10 мең чамасы акчаны алып чыгып китте, дип сөйләгән. Зыян күрүче ашыгыч рәвештә, хастаханәгә озатылуга карамастан, күп кан югалту сәбәпле, табиблар аны коткарып кала алмаган.
Полиция хезмәткәрләре кибетчегә һөҗүм итүченең шәхесен берничә сәгатьтә ачыклаган. Алар җинаять кылучының 32 яшьлек балтачлы булуын ачыклаган. Һәлакәткә кадәр аны кибет янында күрүчеләр булган. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, шикләнелгән зат һәм аның белән бергә яшәүче 25 яшьлек хатын-кызның, кибеткә һөҗүм ясаганнан соң, таксига утырып Әлмәткә киткәнен, анда ул хатын-кызның туганнары яшәвен ачыклаганнар. Ир-ат таксистка канга буялган акча түлзгзн, ягъни утырып барган өчен исәп-хисап кылган.
Эзләнелгән затлар турында тышкы хезмәтләргә белдерелгән. 10 ноябрьдә иртән ведомстводан тыш хезмәт экипажларының берсе, җинаять кылуда шикләнелгән затны һәм аның юлдашын тоткарлаган. Хатын-кызның сүзләренә караганда, ир-ат аңа кибеткә һөҗүм ясау планы турында белдермәгән, бу хакта бары аңа Әлмәткә барганда гына билгеле булган.
Шикләнелгән зат гаебен тулысынча таныган. Әмма мондый вәхшилек кылуга нәрсә этәрүен аңлата алмаган. Ул җинаять җаваплылыгына 4 нче тапкыр тартыла. Элек ир-ат үтерү, талау һәм машина куып алып киткән өчен хөкем ителгән.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә караганда, тоткарланучыга карата РФ ҖК 105 маддәсе 1 бүлеге (“Үтерү”) буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада тикшерү аны сак астына алу турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз