news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сарык ите кыйммәтләнде, кыяр һәм помидор арзанайды

Майның икенче атнасында Татарстанда кыяр һәм помидор бәясе арзанайды. Беренчеләренең бәясе 6,64 процентка, яки килограммы өчен 10 сумга диярлек кимеде, икенчеләренеке – 2,42 процентка, яки 5 сумнан артыкка. Статистика белән Татарстанстат уртаклашты.

2024 елның 6 маена яңа өзелгән кыярның килограммы 132,87 сум булган, помидор бәясе 230,17 сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, бәрәңге 1,75 процентка – 26,06 сумга кадәр, балалар өчен ит консервалары 1,46 процентка, ягъни 1010,59 сумга кадәр арзанайган. Токмач, карабодай ярмасы, тары, бодай оны, шикәр, йомырка, балалар өчен яшелчә консервалары, каймак, сөт, көнбагыш мае, сосискалар һәм сарделькалар бәясе 1 процент чикләрендә үзгәргән.

Кайбер продуктлар бәясе, киресенчә, арткан. Әйтик, чөгендер 4,24 процентка, аш тозы 1,81 процентка, маргарин 1,01 процентка, ак май 1,2 процентка кыйммәтләнгән. Шулай ук сарык ите (сөяксездән тыш) бәясе 2,24 процентка – 699,29 сумга кадәр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100