Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сарык фермасында янгын вакытында ир-ат һәлак булган
Хәзерге вакытта мәетнең шәхесен ачыклыйлар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда сарык фермасының ярдәмче бинасында янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген төнге өчләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылында сарык фермасының ярдәмче бинасында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.
Янгын сүндерүчеләр бинаның эчендә ир-ат мәетенә тап булган. Хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар.

Янгынны 3.18 сәгатьтә сүндергәннәр. Аның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз