news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Шәрык базары» фестивален уздыру буенча оештыру комитеты булдырылды

Татарстанда «Шәрык базары» фестивален уздыру буенча оештыру комитеты булдырылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда 2025 елда «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивален («Казанда шәрык базары») әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты булдырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Комитет рәисе итеп ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Аңа шулай ук боерыкның үтәлешен контрольдә тоту бурычы йөкләнгән.

Оештыру комитеты рәисенең урынбасарлары итеп ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе башлыгы Марат Әхмәтов (килешү буенча) һәм ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин билгеләнде.

Оештыру комитетының җаваплы секретаре итеп Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының ТР халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова расланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot