news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында бер ир-ат янып үлгән

Кичә кич республиканың Азнакай районы Әгер авылында янгын чыккан. Бу турыда янгын сагы хезмәтенә 23.30 сәгать тирәсендә хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр ике катлы сарай януын күргән. Алар берничә минуттан янгынны сүндергән, 18 кв.метр мәйданга зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр 47 яшьлек ир-атның мәетен тапкан, ул йорт хуҗасында кунарга калган булган.

Якынча мәгълүмат буенча янгын сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100