news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана

Татарстан халкын шегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын тәртипкә китерергә чакырдылар.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 1 апрельдә, Татарстан Республикасында гадәттәгечә шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков әйтте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Александр Шадриков сүзләренчә, икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнарына үз вәкаләтләре кысаларында закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эшне көчәйтергә кирәк.

Закон бозуларны ачыклау максатында авиаочышлар ярдәмендә карауны оештыру, тимер юл һәм аның янындагы территорияләрне карап әйләнү, халык белән актив эш алып бару планлаштырыла.

Шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Александр Шадриков ишегалды территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, шәхси торак секторын, гараж кооперативларын, гражданнарның күпләп ял итү урыннарын тәртипкә китерүне тәэмин итәргә чакырды. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100