news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда санитар-экологик икеайлыкны үткәрү көннәре расланды

Татарстанда санитар-экологик икеайлыкны үткәрү көннәре расланды
Фото: © «Татар-информ»

2025 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанның торак пунктларында санитар-экологик икеайлык узачак. Республика Министрлар Кабинетының бу карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Муниципалитетларның башкарма комитетларына 20 мартка кадәр ведомство карамагындагы территорияләрне чистарту буенча планнар эшләргә, расларга һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына җибәрергә тәкъдим ителде. Эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар төзелергә тиеш.

Икеайлык кысаларында, аерым алганда, төрле территорияләрне санитар чистарту, чүп полигоннарын һәм үләт базларын тиешенчә карап тотуны тәэмин итү, терлекчелек комплексларында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарын бетерү буенча чаралар күреләчәк.

Санкцияләнмәгән чүплекләр мониторингы шул исәптән «Халык контроле» системасы һәм «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы ярдәмендә гамәлгә ашырылачак.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында планлаштырылган чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә. Узган ел икеайлык кысаларында Татарстанда санкцияләнмәгән чүплекләрнең яртысын бетерүгә ирешелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot