news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән башлана

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Республика да яшәүчеләр кыш буена җыелган чүп-чардан җыештырырга чакырыла. Бу хакта журналистларга Казанда брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

«Санитар ике айлык – Татарстанның чисталык экомарафоны. Республиканың һәр почмагында 1 апрельдән экологик өмәләр башлана. Бу – чүплекләрне бетерү дә, агач утырту да, ярларны чистарту да», - диде ул.

Спикер сүзләренчә, министрлык коллективы куелган бурычларны үтәүгә һәм эшкә керешергә әзер. 126 инспекторның һәрберсенә контрольдәге территориянең 500 квадрат чакрымнан артыгы туры килә.

Ике айлык торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелып килгән чүп-чарны барлау һәм бетерү, территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү максатыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100