news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда санитар-экологик ике айлыкта 1 миллионнан артык кеше катнашты

Республикада балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары һәм контейнерлар төзекләндерелгән.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Быел Татарстанда санитар-экологик ике айлыкта 1 млн 168 мең кеше катнашты. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

  • Былтыр исә 1 млн 127 мең кеше катнашкан иде.

Санитар-экологик ике айлык барышында 13 мең техника берәмлеге кулланылган, полигонга 406 мең куб. метр калдыклар чыгарылган, 400 меңләп агач утыртылган. Моннан тыш, республикада балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары һәм контейнерлар төзекләндерелгән.

Төп игътибар рөхсәтсез чүплек урыннарын ачыклауга һәм аларны бетерүгә юнәлтелгән. Татарстанда ике ай эчендә 1,6 меңнән артык рөхсәтсез чүплекләр ачыкланып, шуларның 94 проценты бетерелгән.

ТДөнья чемпионаты вакытында мониторинг өчен 5 күчмә лаборатория һәм 5 кече суднолар файдаланылачак.

Санитар-экологик ике айлык вакытында ТРның иҗтимагый экологик кабул итү бүлегенә табигатькә зыян китерү турында 2 мең 324 мөрәҗәгать килгән. Шуларның 92 % ы хәл ителгән, калган 8% ы министрлык контролендә, дип өстәде Александр Шадриков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100