news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча декада уздырыла

18 октябрьгә республикакүләм өмә үткәреләчәк

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 2014 елның 8 октябреннән алып 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасында территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча декада уздырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Артем Сидоров билгеләп үткәнчә, кышка керер алдыннан бакча-паркларны, скверларны, яшел зоналарны, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны, ишегалларын һәм башка территорияләрне тәртипкә китерү планлаштырыла.

18 октябрьгә республикакүләм өмә үткәрү ниятләнә.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чүплекләр янәшәсендәге территорияләрне, шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килгән урыннарны санитар чистартуга игътибар итәргә кушты. Аның сүзләренчә, көзге яңгырларга кадәр бу эшләрне тәмамларга кирәк.

Аннары ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров чыгыш ясады. Ул республикада скверлар һәм паркларда утырту өчен агачлар әзерләүгә тукталды. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк дип белдерде, чөнки агачларны утырту белән генә эш бетми, аларның үсеп китүенә дә игътибар бирү зарур.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot