news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сәнгать һөнәрләре өлкәсендә үзмәшгульләр 500 мең сумга кадәр грантлар алачак

Татарстанда халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче үзмәшгульләргә ярдәм итүнең яңа ысулын керттеләр: хәзер алар кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән беррәттән үз эшләрен үстерүгә грантлар ала алачак. Түләүнең максималь суммасы – 500 мең сум. Шул турыдагы карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Грантларны түләү тәртибен аңлата торган документка үзгәрешләр керттеләр – түләүләрне алучылар исемлегенә «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затлар өстәлде.

Грант алу нәтиҗәсендә физик затлар җитештерү күләмен, ким дигәндә, 10 процентка арттыра, продукциянең үзкыйммәтен 15 процентка киметә алачак дип фаразлана.

Моннан тыш, грант алучылар яңа эш урыннары булдырырга тиеш. Әйтик, 500 мең сум түләнгәндә эш урыны уннан азрак, 400 мең сум булганда – биштән ким, 300 мең сум алган очракта штат өч берәмлектән дә ким булмаска тиеш.

Грантлар бирүнең нәтиҗәләренә ул бирелгән елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча ирешергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100