Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы ел йомгаклары буенча 110 процентка җитәргә мөмкин
Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы 2025 ел нәтиҗәләре буенча 110 процентка җитәргә мөмкин. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Ел башыннан бездә зур үсеш күзәтелә – 5 триллион сумлык товар җитештерелгән һәм төяп җибәрелгән. Ел йомгаклары буенча сәнәгый җитештерү индексы 110 процент дәрәҗәсендә фаразлана», – диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры.
Чагыштыру өчен: 2024 елда Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы 105 процент тәшкил иткән, 5,6 триллион сумлык продукция төяп җибәрелгән.
«Күп кенә юнәлешләр үсеш күрсәтә. Эшкәртү тармагы — лидерлар рәтендә. Автомобиль төзелеше хәзерге вакытта яңарту һәм реконструкция стадиясендә», – дип өстәде Коробченко.\
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз