Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сәнәгать компаниясе җитәкчесе иминлек техникасын бозган өчен суд каршына баса
Татарстанда предприятие директоры сәнәгать иминлеге таләпләрен бозуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, «Калмурзино» компаниясе директоры хезмәтне саклау буенча укулар узмаган ике хезмәткәргә ашлык киптергечтә эшләргә рөхсәт иткән, шулай ук аларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итмәгән. Ул предприятиедә сәнәгать иминлеге таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны оештыру буенча бурычлы булган.
Узган елның октябрендә укып бетермәгән ашлык киптергеч операторы, якын-тирәдә башка эшчеләр булмавын тикшермичә, агрегатны кабызган һәм ярдәмче эшченең кулы шул агрегатка кереп киткән. Нәтиҗәдә хатын-кыз сәламәтлегенә авыр зыян китергән төрле җәрәхәтләр алган.
Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз