news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елның 11 аенда 111,6 процент тәшкил итте

Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елның гыйнвар-ноябрь айларында 111,6 процент тәшкил итте. Тиешле мәгълүматларны Татарстанстат бастырып чыгарды.

Төяп җибәрелгән товарлар күләме узган елның гыйнвар-ноябрь айларына 5,5 трлн сумга кадәр арткан (2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда +10,5 процент).

Файдалы казылмалар чыгару 1,1 процентка кимегән, ә эшкәртү производстволары алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2025 елның гыйнвар-ноябрь айларында 19,4 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot