Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елда 10 процентка арткан
2025 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 110 процент тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ведомство коллегиясендә белдерде.
«Безнең ил инде дүрт ел махсус хәрби операция һәм санкцияләр шартларында яши һәм эшли. Бу вакыт дәвамында республикада икътисад темплары кимүгә юл куймадылар. Җибәрелгән продукция һәм сәнәгать җитештерүе күләме ел саен арта барды. Дәүләт оборона заказы дүрт тапкырга артты. Татарстанның 200дән артык предприятиесе илебезнең иминлеген тәэмин итә», - диде Коробченко.
Узган елда 6 трлн сумнан артык продукция төяп җибәрелде, ә эшкәртүче җитештерүләр өлеше 80 процентка җитте, дип өстәде ул.
«Химик матдәләр һәм дарулар, шулай ук электротехник җиһазлар чыгару өлкәсендә үсеш күзәтелә», - дип ассызыклады министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз