news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәнәгать ипотекасы гамәлгә куелды

Татарстанда сәнәгать ипотекасы программасы гамәлгә куелды. Ул индустриаль паркларны җитештерү мәйданнары белән тәэмин итәргә һәм анда инфраструктура төзергә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Бүгенге көнгә барлыгы 13 банк гариза кабул итә. Программа буенча технологик компанияләр өчен 3 процентлы һәм башка заемчылар өчен 5 процентлы ставка белән җиде елга кадәр ташламалы кредит бирү каралган.

500 млн сумга кадәрге акчаны сәнәгать производствосы өчен күчемсез милек сатып алуга юнәлтергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot