news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда самолет һәлакәтендә вафат булучыларның төгәл саны билгеле

Зыян күргән биш кеше Чаллының Ашыгыч медицина хастаханәсенә җибәрелгән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Минзәләдә егылган самолетта 16 кеше һәлак булган һәм алты кеше исән калган.

Әлеге мәгълүматларны Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте чыгарды.

Алдарак Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәлакәттә җиде кеше исән калуын хәбәр иткән иде. Соңыннан бер парашютчының туганы самолет бортында булып, коткаручыларның ялгышып аны да исән калучылар исемлегенә кертүе билгеле булды.

Рәсми рәвештә хәзерге вакытта самолет һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең саны — алты. Аларның бишесен Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр, берсен РКБга җибәрәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot