Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда самокатта яшүсмер һәлак булганнан соң җинаять эше ачылды
Татарстанда самокатта барганда йөк машинасы арбасыннан чыгып торган баганага бәрелү нәтиҗәсендә яшүсмер һәлак булганнан соң, саксызлык аркасында үлем китерү факты нигезендә җинаять эше ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, бүген Татарстанның Лаеш районындагы «Аэросити-2» торак комплексында 15 яшьлек малай самокатта барганда йөк машинасы арбасыннан чыгып торган баганага бәрелгән. Алган җәрәхәтләрдән бала һәлак булган.
Хәзерге вакытта бу очракның барлык шартлары ачыклана. Фаҗига вакытында машина йөк бушату өчен туктап торган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз