news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шәм белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан янгында хатын-кыз һәлак булган

Түбән Каманың Студентлар урамында коридор тибындагы йортларның берсендә янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, икенче каттагы бер бүлмәле фатирда диван һәм шкафны ялкын телләре ялмап алган була.

Янгынны сүндергәндә ут белән көрәшүчеләр икенче катның коридорында яткан 42 яшьлек хатын-кызга тап булган. Аны урамга алып чыгып, табибларга тапшырганнар. Әмма реанимация чараларының файдасы булмаган - хатын-кызның йөрәге тибүдән туктаган.

Янгын шәм белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шәмнәрне күзәтүсез калдырырга ярамый дип искәртәләр. Хәтта кыска гына вакытка бүлмәдән чыкканда да барлык ачык ут чыганакларын сүндерергә, ә шәмнәр өчен тотрыклы шәмдәлләр кулланырга кирәк. Шәмнәрне янучан материаллардан ераграк урнаштырырга киңәш ителә. Аларны пәрдә, кәгазь, мебель, китаплар һәм тиз кабынып китә торган башка әйберләр белән янәшә куймавың хәерле. Балаларны һәм йорт хайваннарын шәмнәргә якын китерергә ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot