Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда салым түләүнең гадиләштерелгән системасы 2025 елга кадәр озайтылды
Татарстанда салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучылар өчен киметелгән ставкалар 2025 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Шундый закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 45 нче утырышында кабул ителде.
«Закон проекты Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өчен эшләнгән», – дип билгеләп үтте депутат Геннадий Глушков.
Мисал өчен, киметелгән 5 процентлы салым ставкасы салым чорында эшкәртү производствосы эшчәнлегендә, электр энергиясе, газ, су бүленешендә һәм җитештерүдә, төзелеш өлкәсендәге эшчәнлектән кергән керем 70 проценттан ким булмаган салым түләүчеләр өчен каралган. 10 процентлы ставка башка салым түләүчеләр өчен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз