news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда салым инспекциясенә ришвәт биргән фирма башлыгына карата җинаять эше ачтылар

Татарстанда ришвәт биргән сәүдә фирмасы җитәкчесенә карата җинаять эше ачтылар.

2023 елның декабрендә һәм узган елның февралендә «АБС ГРУПП» компаниясе җитәкчесе, салым тикшерүен булдырмас өчен, арадашчы аша салым хезмәте хезмәткәрләренә гомуми суммасы 5,4 миллион сумнан артык булган ришвәт биргән.

Казанның Киров районы прокуратурасы фирмага карата административ эш ачты. Оешмага 10 миллион сум күләмендә штраф билгеләделәр.

Ришвәт бирүчегә карата җинаять эше карау өчен судка юлланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100