Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда салым бурычларын түләтү тәртибе үзгәрә
Республикада салым бурычларын түләтү тәртибе үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хәбәр итте.
Федераль порталда урнаштырылган закон проекты нигезендә, җәмәгать судьялары салым бурычларын түләтү турында эшләрне башка карамаячак. Салым органнары физик затлардан салым бурычларын суд приставлары хезмәте аша суд тикшерүләреннән башка гына түләтә алачак. Бу яңалык бурычларны түләтү процессын гадиләштерү һәм тизәйтүгә юнәлдерелгән.
Элек бурыч салым бурычларын түләтү турында мөрәҗәгать итүченең гаризасы буенча судья чыгарган суд приказы нигезендә түләтелә иде. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр нигезендә, салым түләүче башта бурычын кайтаруны таләп итүче документ алачак. Әгәр дә ул 6 ай дәвамында таләпне үтәми икән (бурыч суммасы 10 000 сумнан артык булган очракта), салым органнары бурычны түләтү турында карар кабул итә алачак. Бурыч суммасы 10 000 сумнан азрак булган очракта исә салым органнарының бурычны түләтү турында карар кабул итү өчен 3 ел вакыты була.
Салым бурычлары булучыларга кабул ителгән карарлар турында салым түләүче шәхси кабинеты яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр итәчәкләр. Әлеге ысуллар белән хәбәр җибәрү мөмкин булмаган очракта карар почта аша җибәрелә. Бурычны мөлкәт ярдәмендә мәҗбүри түләтү өчен салым органнары суд приставлары хезмәтенә түләтү турында карар юллаячак.
Салым бурычларын судтан башка түләтү бары тик бердәм салым счетында исәпкә алынган (салым түләүче каршы килү турында белдермәгән) суммаларга карата гына кулланылачак. Башка очракларда бурыч мәҗбүри суд процедурасы ярдәмендә түләтелә.
Закон проекты нигезендә, салым түләүче белдерү кәгазе алганнан соң 30 көн дәвамында салым суммасына каршы килү турында белдерү мөмкинлегенә ия була. Хәзерге вакытта моңа 10 көн вакыт бирелә. Каршы килү турында шәхсән килеп, почта аша яки дистанцион рәвештә теләсә нинди җайланма аша федераль салым хезмәте электрон сервисларын (мәсәлән, салым түләүче шәхси кабинетын) кулланып белдерергә мөмкин була.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сүзләренә караганда, физик затлардан салым бурычларын түләтү – актуаль тема.
«Процедураны гадиләштерү җәмәгать судьялары суд участокларын бушатырга һәм кәгазь эшен минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бурычлары булучылар сизелерлек аерма сизмәячәк, чөнки процесс ачыграк һәм аңлаешлырак булачак», - дип билгеләде ул.
Закон кабул ителгән очракта төзәтмәләр 2025 елның 1 ноябреннән гамәлгә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз