Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда салым буенча яңалык югары нәтиҗәлелек күрсәтте
Татарстанда эксперименталь салым режимнарын — һөнәри керемгә салымны һәм салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу режимнар сынау тәртибендә кулланыла һәм тотрыклы уңай динамика күрсәтә. ТР Финанс министрлыгы шул хакта хәбәр итә.
Әлеге механизмнардан файдаланучы салым түләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә төбәктә теркәлгән үзмәшгульләр саны 400 меңнән артып китте, бу республика бюджетына кергән акчада да чагыла.
Әйтик, 2025 елның беренче алты аенда ике режимнан җыелма салым керемнәре 1,364 млрд сумга җиткән. Шуларның 1,266 млрд сумы һөнәри керемгә салым белән тәэмин ителгән, бу 2024 елның беренче яртыеллыгындагы күрсәткечтән 38 процентка артык. Автоматлаштырылган гадиләштерелгән система бюджетка 98 млн сум китерде, үсеш узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50 процент тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз