Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сальмонеллез йоктыруның 595 очрагы теркәлгән
Республикада чирләү очраклары киң таралган территорияләр булып Түбән Кама, Азнакай, Чистай районнары һәм Казан шәһәре санала
(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда сальмонеллез йоктыруның 595 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны 100 меңгә 15,5не тәшкил иткән. Республикада чирләү очраклары киң таралган территорияләр булып Түбән Кама, Азнакай, Чистай районнары һәм Казан шәһәре санала. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Трифонов катнашында үткән брифингта билгеле булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз