news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү турында аңлаттылар

Авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары -23 градус, ә шәһәрдә -25 градус булганда укымаячак.

Татарстанда салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү турында аңлаттылар

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә дәресләрнең нинди һава температурасында кичектерелергә мөмкин булуын аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомство матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары һава температурасы — 25 градус булганда кичектерелергә мөмкин.

Дәресләрне авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -25 градус булганда кичектерергә тәкъдим ителә, ә шәһәрдә шундый ук сыйныфларда укучылар өчен дәресләр -27 градус булганда гына булмаска мөмкин.

Моннан тыш, 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерерлергә мөмкин.

«Һава температурасы -25 градус булганда, министрлык мәктәп автобусларында балаларны муниципаль берәмлектән алып чыкмаска киңәш итә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Һава температурасы түбән булу сәбәпле, дәресләрне кичектерү турындагы тәкъдим республиканың барлык муниципалитетларына җибәрелә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль салкын өч көн булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100