news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда салкынча яңгырлы һава торышы саклана

Республика буенча көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 13 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

 Татарстанда салкынча яңгырлы һава торышы саклана
архив/Михаил Захаров

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Бүген, 20 майда, төньяк-көнбатыштан килгән циклон йогынтысында Татарстанда болытлы һәм дымлы һава торышы күзәтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада көндез яңгырлар явачак, урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Моннан тыш, кайбер урыннарда көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан уртача җил көчәячәк, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Һава +8, +13 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot