news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда салкынча һәм яңгырлы һава торышы булачак

Көндез 12-17 градус җылы булачак.

Татарстанда салкынча һәм яңгырлы һава торышы булачак
Рамиль Гали/архив

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 29 июльдә, Татарстан территориясендә салкынча, җилле һәм яңгырлы һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә  һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.

Шулай ук һава шартлары бозылу турындагы хәбәрдә, төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан 15-19 метр тизлектәге (Казанда 15-17 м/с) көчле җил исәчәк диелә.

Төнлә һава температурасы 6 градус җылы, көндез 12-17 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot