news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда салкынча һава торышы саклана, урыны белән яңгырлар узачак

Көндез республика буенча 10-18 градус җылы булачак

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына буенча, иртәгә республика буенча алмашучан болытлы һава, урыны белән яңгырлар узачак. Туфракта бераз кырау булырга мөмкин.

Төнлә 1-6 градус, көндез 10-15, көнбатышта 18 градуска кадәр җылыта. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында салкынчарак булачак.

Казанда аязучан болытлы һава. Төнлә - 3-6, көндез - 14-17 градус җылы.

11 майга республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Термометр баганалары 1 градус җылыга кадәр төшәчәк, туфракта бераз кырау булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометорология һәм мониторинг идарәсе.   

news_right_1
news_right_2
news_bot