news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда салкынча һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак

Кичә Татарстанга Скандинавия антициклоны алып килгән салкынча һава торышы республика территориясендә атна ахырына кадәр сакланачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.

Иртәгә, 20 июньдә, төбәк аша атмосфера фронты узачак. Ул үзе белән бераз яңгырлар алып килер дип көтелә, әмма тәүлекнең якты вакытында температура фоны бүгенге белән чагыштырганда бер градуска кадәр генә күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 21 июньдә, «төньяктан килгән һава агымнары аркасында» Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Көндез һава температурасы +3..+8, көндез +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда бераз яңгыр көтелә, дип искәртә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе, 22 июньдә, атмосфера басымы күтәреләчәк. Шуның нәтиҗәсендә явым-төшемнәр туктый. Төнге сәгатьләрдә температура фоны үзгәрешсез калса, көндез +15..+20 градуска кадәр җылытачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 23-24 июньдә, республикада бераз җылытачак – көндез һава температурасы +19..+24 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, 23 июньдә явым-төшем ихтималы аз, ә 24 июньдә урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100