Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда салкынайта, яңгыр, көчле җил көтелә
Бүген, 7 сентябрьдә, Татарстанда һава температурасының сизелерлек төшүе күзәтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төбәктә, шулай ук Казанда урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, аннары юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайбер районнарда һәм Татарстан башкаласында җилнең тизлеге 15-18 метрга җитәргә мөмкин, дип белдерә синоптиклар.
Иртән Татарстанда һава температурасы +10,8 градустан (4.50 сәгатьтә Чүпрәле метеостанциясе мәгълүматлары буенча) +15 градуска кадәр (4.40 сәгатьтә Бөгелмә метеостанциясе мәгълүматлары буенча) иде.
Көндез республикада һава температурасы +13..+18 градуска, Казанда +13..+15 градуска, ә көньякта +21 градуска кадәр күтәреләчәк, дип белдерә метеорологлар.
Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев сөйләвенчә, пәнҗешәмбе атлантик циклон төбәккә сизелерлек салкын алып киләчәк, әмма озакка түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз