news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда салкынайта һәм кабат томан төшүе көтелә

Татарстанда салкынайта һәм кабат томан төшүе көтелә
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген, 29 декабрьдә, Татарстанда һава температурасы төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава кала. Төбәктә урыны белән кар явачак, ә Казанда явым-төшем көтелми.

Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр фаразлана. Юлларда бозлавык булачак.

Татарстанда һава температурасы көндез -3..-8 градус, Татарстан башкаласында -4..-6 градус көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot