news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда салкын тиеп авыручалар саны 4,8 процентка арткан

Әлегә авыручылар саны гадәттәге эпидемиологик чиктән 18,9 процентка азрак, дип искәртә белгечләр.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Үткән атнада Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекция белән авыруның 15 025 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч, Татарстанда яшәүче 10 мең кешегә 38,9 очрак күрсәткеченә тиң. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Әлегә авыручылар саны гадәттәге эпидемиологик чиктән 18,9 процентка азрак. Шул ук вакытта узган атна белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 4,8 процентка күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100