Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда салкын көннәрдән соң җылытачак
Татарстанда 6 октябрьдә төнлә явым-төшем көтелми. Төнлә температура 0...-5 градуска кадәр төшәчәк, ә урыны белән төньяк һәм көнчыгыш районнарда -9 градуска кадәр булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез һава +8...+13 градуска кадәр җылыначак. Татарстанның көньяк-көнбатышында, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, бераз яңгыр явачак.
Чәршәмбе, 7 октябрьдә, республикада һава торышы кабат үзгәрәчәк. Татарстан үзәге Мурманск өстендә булган төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты йогынтысына дучар булачак. Яңгырлар көтелә, җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә температура +2...+7 градус, көндез һава +10...+15 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе, 8 октябрьдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә температура +3...+8 градус булачак, көндез – +10...+15 градуска кадәр җылытачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 9 һәм 10 октябрьдә республикада явым-төшемсез тыныч антициклональ һава торышы урнашачак. Температура фоны +11...+17 градуска кадәр күтәреләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз