news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда салкын һәм карлы һава торышы саклана

Татарстанда салкын һәм карлы һава торышы саклана
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бүген, 18 февральдә, Татарстанда циклон тәэсире нәтиҗәсендә карлы һәм шул ук вакытта салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы була. Төбәктә урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар явачак.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр фаразлана, әмма вакыты белән 13 метрга кадәр көчәячәк, шул исәптән Татарстан башкаласында да. Юлларда бозлавык хасил була.

Иртән Татарстанда һава температурасы -15..-20 градус (аязганда -24 градуска кадәр) була. Көндез һава температурасы -10..-15 градуска кадәр (Казанда -10..-12 градуска кадәр) күтәрелә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атна ахырына республикада -27 градуска кадәр салкын көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot