news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда салкын, болытлы һәм явым-төшемнәрсез һава торышы саклана

Татарстанда салкын, болытлы һәм явым-төшемнәрсез һава торышы саклана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 8 декабрьдә, республикада һава торышы шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы саклана.

Көньяктан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә. Юлларда, шулай ук Казанда да, урыны белән бозлавык була.

Төнге салкыннардан соң (-17 градус) көндез һава температурасы -4..-9 (Казанда -4..-6 градус) була.

news_right_1
news_right_2
news_bot