Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда салкын һава торышы саклана
Көндез 8-13 градус салкын булачак
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явуы ихтимал.
Төнлә термометр баганалары 15 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта - 21 градус салкын булачак. Көндез 8-13 градус салкын көтелә. Татарстанның төньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, ә көнчыгышта иң салкыны булачак.
Казанда аязучан болытлы һава көтелә, кар явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы 10-14 градус, аязган вакытта 16 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез - 8-11 градус салкын булыр дип көтелә.
26 ноябрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән - кар явуы ихтимал. Һава температурасы 14 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта 19 градус салкын булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз