news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендәге илкүләм проектларның нәтиҗәләрен бәяләделәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе (Росздравнадзор) Алла Самойлова белән эшлекле очрашу уздырды. Республикада гамәлгә ашырыла торган сәламәтлек саклау өлкәсендәге илкүләм проектларга аерым игътибар бирелде. Сөйләшүләр ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында алар төбәкнең Росздравнадзор белән багланышлары, шул исәптән медицина учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү, ташламаларга хокуклы гражданнарны дарулар белән тәэмин итү, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

2019-2024 елларга «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм программалары нәтиҗәләрен, шулай ук 2025 елда гамәлгә ашырыла башлаган «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» проектлары буенча планнарны бәяләделәр.

Алла Самойлова ассызыклаганча, Татарстанга һәр сәфәре вакытында үзенә яңа алымнар һәм практикалар ача. Ул масштаблы чаралар уздыру өчен универсаль мәйданчык буларак «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге потенциалын уңай бәяләде.

Росздравнадзор җитәкчесе шулай ук Казанда «Казан Экспо» мәйданчыгында уза торган «Дарулар әйләнеше өлкәсендә дәүләт җайга салуы – ФармМедОбращение 2025» Бөтенроссия конференциясендә катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot