news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасарын билгеләделәр

Татарстанда сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинның яңа урынбасары Вера Семенова булды. Бу боерыкны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2024 елның 1 февраленнән Семенова Вера Сергеевнаны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасына билгеләргә», диелгән документта.

Искәртик, 2022 елның октябрендә Вера Семенова Яшел Үзән медицина көллияте җитәкчесе булды, бу вазифада ул Диләрә Швецованы алмаштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot