news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шактый җылы һава торышы саклана

Татарстанда шактый җылы һава торышы саклана
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 3 октябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төбәк территориясендә алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк.

Иртән Татарстанда температура +2 дән +7 градуска кадәр, түбән урыннарда — 0 дән -4 градуска кадәр (Казанда +5 тән +7 градуска кадәр, түбән урыннарда +2 дән +4 градуска кадәр). Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында - +19.. +17 градуска кадәр).

Синоптиклар фаразлавынча, октябрьнең беренче ункөнлегендә республикада температура климатик нормадан өч градуска югарырак булачак, ул төбәк буенча +7,4 градус һәм Казан буенча +7,9 градус тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100