news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәкертләр арасында иң яхшы татар вәгазьчесе бәйгесе игълан ителде

Россия ислам институты дини уку йортлары студентлары арасында республикакүләм татарча вәгазь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителү турында игълан итә.

Әлеге бәйгедә Татарстан урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучы студентлар катнаша ала. Бу турыда Татарсан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында уздырыла. Бәйге татар телен, мәдәниятен үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне, рухи мирасны, ислам дине кануннарын өйрәнүгә кызыксыну уяту, тел һәм дин өлкәсендәге белем һәм күнекмәләрне камилләштерүне күздә тота.

Бәйгегә чыгышларның видеосы кабул ителә. Чыгышлар татар телендә, традицион формада башкарылырга, яхшы сыйфатлы булырга, видеоязма 7-10 минуттан артмаска тиеш. Вәгазь темасы – ирекле.

Бәйге ике этапта үткәрелә: 2022 елның 11 декабренә кадәр видеоязмалар кабул ителә; 2022 елның 17 декабренә кадәр жюри әгъзалары чыгышларга бәя бирелә.

  • Әлеге конкурста катнашу өчен 2022 елның 11 декабренә кадәр нигезләмәдә бирелгән кушымтаны тутырып, видеоязманы riitatkafedra@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Бәйге эшләрен шулай ук Казан шәһәре, Газовая урамы, 19нчы йорт, Россия ислам институты, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасына (икенче кат, 222 бүлмә) тапшырырга мөмкин. Тел.: +7 (843) 277-68-26.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100