news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлауларда эшләячәк волонтерларны укыталар

14 сентябрьдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә 18-20 сентябрьдә узачак тавыш бирүдә сайлаучыларга ярдәм итәчәк волонтерларның республика укулары узачак.

Видеоконференция форматында укытуга республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән волонтерлар кушылачак. Катнашучыларга сайлау участокларында волонтерларның хокуклары һәм бурычлары, штаттан тыш хәлләрдәге гамәлләре һәм беренче ярдәм нигезләре турында сөйләячәкләр.

Волонтерлар аз хәрәкәтләнүче сайлаучыларны, шулай ук күрү һәм ишетү сәләте бозылган кешеләрне озата бару кагыйдәләренә аерым өйрәтеләчәк.

Дәрес 14 сентябрьдә 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең утырышлар залында узачак. Спикерлар – ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов, Электораль волонтер мәктәбе җитәкчесе Динара Чепигина һәм профессор, КДМУда кафедра мөдире Сергей Булатов.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot