news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлауда катнашып, фотобәйгедә катнашучылар арасында бүләкләр уйнату дәвам итә

Бүген, 20 сентябрьдә, #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фото бәйгесенең* өченче көне узачак. Анда Татарстанда яшәүче һәркемнең бүген дә, 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, 2 Sollers ST8 автомобиленең берсен яки 11 iPhone 17нең берсен оту мөмкинлеге булачак. Калган бүләкләр 18, 19 сентябрьдә уйнатылды.

Фотобәйгедә катнашу өчен:

1. 18, 19 яки 20 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, махсус беләзек киеп, Татарстан сайлау участогы фонында (тышкы ягында) гаилә белән фото ясарга. Беләзекләр сайлау участогы янәшәсендә тавыш бирүчеләрнең һәркайсына бирелә.

2. Фотосурәтне ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәхифәңә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр урнаштырырга.

Мәҗбүри шартлар:

  • Гаилә белән фото сайлау участогы фонында – тышкы якта ясалган булырга тиеш. Фотосурәттә сайлау участогының исеме белән плакатның, баннерның күренүе кирәк.
  • Фотосурәттә сайлау участогы янәшәсендә тавыш бирүчеләргә бирелә торган кимендә бер махсус беләзекнең күренүе шарт.
  • Фотосурәттә кимендә гаиләнең ике әгъзасы булу, кимендә берсенең яше 18дән өстәрәк булу кирәк.
  • Ике хэштег белән – #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән фотосурәткә пост ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси сәхифәдә нәкъ менә 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр бастырып чыгарылган булырга тиеш.
  • #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары фотосурәт белән бер постта булырга тиеш (комментарийларда түгел).
  • Фотобәйгедә Татарстанда даими яки вакытлыча теркәлеп (паспортында билге белән) яшәүче татарстанлылар гына катнаша ала.
  • *Катнашучының ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсе фотобәйге уздыру вакытында ачык булырга һәм ул яше 18дән өстәрәк кешенеке булырга тиеш.

Барлык мәҗбүри шартлар белән ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Алга» төркемендә, Фотобәйге кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин.

20 сентябрьдә бүләкләр уйнату расписаниесе (Мәскәү вакыты белән)

09:00 – бер iPhone 17 смартфонын уйнату

10:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату

11:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату

12:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату

13:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату

14:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату

15:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату

16:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату

17:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату

18:00 бер iPhone 17 смартфонын уйнату

19:00 бер iPhone 17 смартфонын уйнату

20:15 (якынча) – ике SollersST8 автомобилен уйнату

Барлык бүләкләр уйнатуның турыдан-туры тапшырулары бүген дә 20 сентябрьдә ВКонтакте да «Татарстан Алга» төркемендә күрсәтеләчәк.

Моннан тыш бүләкләр уйнату шулай ук 20 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 21.30 сәгатькәчә (якынча) ТНВ телеканалының турыдан-туры эфиры аша күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot