Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сайлауда катнашучылар саны 50 проценттан артып китте
«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, 19 сентябрьдә 15:00 сәгатькә Татарстанда республика сайлаучыларының 50,3 проценты тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендәге матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Сайлаучыларга килгәндә, кәеф яхшы, актив тавыш бирәләр, барысы да штат режимында бара. Бүген барлык сайлау участоклары да вакытында ачылды», – дип белдерде Кондратьев.
Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уза. Барлыгы парламентка катнаш сайлау системасы буенча 450 депутат сайланачак. Республикада сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 гә кадәр ачык.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз