news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда сайлауда катнашучылар саны 23,5 процент тәшкил итә
Скопировать ссылку
Татарстанда Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучылар саны 23,5 процент тәшкил итә. Бу Россия Федерациясенең «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан күренә.
- Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
- Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.Татарстанда сайлауларны үткәрүне 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Республикада барлыгы 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot