Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сайлауда 14 меңләп күзәтүче тавыш бирү барышын күзәткән
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә җәмәгатьчелек контроле вәкилләре – 14 меңләп күзәтүче сайлау процессын күзәткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша хәбәр итте.
Ул сайлау участокларында кандидатлардан да, сәяси партияләрдән дә, Иҗтимагый палатадан да күзәтүчеләр булганын искәртте.
«Барлык участоклар видеоконтроль системасы белән җиһазланган иде. 65 территориаль сайлау комиссиясендә видеокүзәтү камералары куелган. Бюллетеньнарны эшкәртүче 44 участокта видеокүзәтү камералары куелган. Калган участокларда – видеофиксация җиһазлары», – диде Андрей Кондратьев.
Ул соңгы ярты сәгатьтә берничә ведомство штабы нәтиҗәләрен караганын, бүгенге көн буенча җитди хокук бозулар теркәлмәгәнен әйтте.
«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабы ягыннан әйткәндә, медицина ярдәме сорап берничә мөрәҗәгать булган. Бу күбесенчә гипертоник авыру белән бәйле. Барысы да хәл ителгән, ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары урыннарда ярдәм күрсәткән», – дип сөйләде Андрей Кондратьев.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив штабында гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.
- Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат өчен тавыш бирделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз