Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сайлаучыларның яртысы җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлауда катнашкан
15.00 сәгатьтә Татарстанда җирле үзидарә вәкиллекле органнарын өстәмә сайлауда тавыш бирү хокукы булган гражданнарның яртысы диярлек катнашкан. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Telegram-каналында хәбәр ителә.
«"Сайлаулар" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, 15.00 сәгатькә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауда тавыш бирүчеләрнең активлыгы – 13,62, җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауда 49,59 процент тәшкил итте», - диелә хәбәрдә.
Республикада Казан территориясендәге ике округта Татарстан парламенты депутатларын, шулай ук 39 районда җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза. ТР башкаласында сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды. Бердәм тавыш бирү көне Россия һәм Татарстанның дәүләт гимннарын башкару белән башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз