news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлаучыларның 36 проценты җирле үзидарә депутатларын сайлауда катнашкан

Татарстанда җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирүчеләрнең активлыгы 36,38 процент тәшкил иткән. «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы 12.00 сәгатькә шундый мәгълүматлар тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү хокукына ия гражданнарның 9,16 проценты катнашкан. Шунысын да искәртик: 10.00 сәгатьтә ул 2,82 процент тәшкил иткән иде.

Бердәм тавыш бирү көне Татарстан һәм Россиянең дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Вакыйганы оештыру һәм үткәрүдә ике территориаль һәм 53 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән.

42 территориаль һәм 177 участок сайлау комиссиясе җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауны оештыручы сыйфатында чыгыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot