Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сайлау хокукларын яклау буенча кайнар линия ачылды
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр гражданнарның сайлау хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрә. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үзенең Макстагы каналында хәбәр итте.
Республикада яшәүчеләр сайлау участогының кайда урнашканлыгын белү, тавыш бирү вакытында туган проблемалар турында хәбәр итү, шулай ук сайлаулар белән бәйле башка мәсьәләләр буенча мәгълүмат алу өчен кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.
Телефон һәм Макс мессенджеры аша +7 (965) 593-86-64 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Консультацияләр көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр тавыш бирүнең барлык өч көне дәвамында – 2026 елның 18 сентябреннән 20 сентябренә кадәр уздырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз