news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сайлау участокларының 94 проценты беренче катларда урнашачак

Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулары узачак сайлау участокларының 94 проценты биналарның беренче катларында урнашачак.

2014 елда участокларның 40-45 проценты гына беренче катларда урнашкан иде. Узган елларда бу күрсәткеч ике тапкырдан артыкка күбәйде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, республикада сайлаучыларның барлык категорияләре өчен уңайлы шартлар тудыру эше дәвам итә. Аның сүзләренчә, сайлауларга әзерлек барышында комиссия Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, муниципалитетлар һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә.

2026 елда Татарстанда 1523 сайлау участогы киңәйтелгән махсус тавыш бирү кабиналары белән җиһазландырылачак. Алар кресло-коляскалардан файдаланучы сайлаучыларга уңайлы булсын өчен каралган.

Моннан тыш, республиканың барлык сайлау участокларына бюллетеньнәрне мөстәкыйль тутыру өчен трафаретлар биреләчәк. Алар рельефлы-нокталы Брайль шрифтын кулланып башкарылачак. Шулай ук участокларда зур шрифт белән рус һәм татар телләрендә мәгълүмати материаллар урнаштырылачак.

Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар 2026 елның 18, 19 һәм 20 сентябрендә узачак. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot